Бәхет тәме
"Нинди була икән бәхет?"- диеп,
Балам миңа сорау яудырды.
Ике моңсу күзен миңа төбәп,
Аптырашта мине калдырды.
Бизмәннәргә аны булмый салып,
Кибетләрдә бәхет сатылмый.
Кулларыңа булмый аны алып,
Йолдыз булып күктән атылмый.
Зурысы да булмый, кечесе дә,
Күрер күзгә һичтә күренми.
Матурмы ул әллә, татлымы ул?
Бер караудан гына беленми....